25 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” Бөтенроссия акциясе кысаларында, шәһәрнең аскы өлешендә “Без киләчәк өчен!” иреклеләр хәрәкәтенең активистлары шимбә өмәсе үткәрделәр. Балалар чүп-чар, былтыргы үләнне һәм ботакларны җыйдылар.