12 май көнне 5нче мәктәптә Баулы районының 9нчы сыйныф укучылары арасында татар теле буенча Бердәм республика тесты уздырылды.
Баулыда иртәгә тагын да салкынрак булачак. Көндез +12 градус булса, ә иртән һәм төнлә - +10 градус.
15-17 май көннәрендә “Сосновый бор” шифаханәсе базасында «Инициатива» республика фестивале узды.
Ике көн дәвамында Баулыда “Бердәм ХСӘ (ГТО) декадасы” бөтенроссия физкультур-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы уза. Соңырак, 8 кешедән иң яхшы җыелма билгеләнәчәк. Алар республикабыз мәркәзендә безнең районны тәкъдим итәчәкләр.
Бүген аппарат киңәшмәсендә Баулы районы башлыгы журналистларны Татарстанның мәтбугат көне белән котлап БРТ теле һәм радиокомпаниясенең операторы Шәйхетдинов Русланга мәтбугат һәм массакүләм чаралар республика агентлыгы грамотасын тапшырды.