Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Баулы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Баулы районы турында
Баулы муниципаль районы башлыгы
Район тарихы
Җитәкчелек
Авыл җирлекләре
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
1941-1945 ЕЛЛАРДАГЫ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
Дини һәм иҗтимагый оешмалар
Баулы якташлык җәмгыяте
Фотогалерея
Баулы муниципаль районы хакимиятенең, башка идарәләрнең һәм җирле үзидарә органнарының, шул исәптән мәгариф, хезмәт, социаль яклау, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге урнашкан урыннары турында белешмәләр
Баулы муниципаль районының инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Кулланучылар хокукларын яклау
Бюджет
Инициатив бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Иҗтимагый совет
Комиссияләр
Хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләмә
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Ситуацион үзәк
Коррупциягә каршы көрәш
Шәһәр һәм район хезмәтләре һәм оешмалары
Статистик мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ачык сервитут
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе (рус һәм татар телләрендә)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Статуслы документлар
Карарлар
Баулы муниципаль районы башлыгының карарлары
Баулы МР башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы карары
Баулы шәһәре мэрының карарлары
Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Баулы муниципаль норматив-хокукый актлар реестры
Татарстан Республикасы "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза
Район программалары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Гавами тыңлаулар
Матбугат хезмәте
Шәхси мәгълүматларны саклау
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Контактлар
ММЧ
Чаралар
Каршы элемтә
Контакт мәгълүматы
Халык өчен сораштырулар
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Норматив-хокукый актлар
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Муниципаль районнар
Баулы муниципаль районы
Финанс пирамидаларыннан саклан!
2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Нәтиҗәдә, 2014 елда Татарстанда әлеге төр оешмалардан зыян күрүчеләр саны кинәт кенә арта башлады. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге мәсьәлә белән полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны 5 меңгә җиткән. Зыянның гомуми күләме исә якынча 1 миллион сум (!) дип исәпләнә.
“МММ” кире кайткан...
Билгеле булганча, халыктан “акча каеру” белән шөгыльләнә торган әлеге оешмалар үзләрен финанс пирамидалары дип түгел, ә җитди финанс оешмалар дип таныштыра. Кагыйдә буларак, алар халыкка кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итә. Алардагы керем процентлары исә Үзәк банк ставкасыннан берничә мәртәбәгә югарырак (!)...
Шунысы да бар, әлеге төр финанс оешмаларның кинәт кенә артуына илдәге катлаулы финанс-икътисади вәзгыять тә сәбәпче булгандыр, мөгаен. Ник дигәндә, акчаларын югалтудан курыккан халык алардан тизрәк котылу җаен эзләде. Шул чагында кешеләр акчаларын шикле оешмаларга илтеп тапшырудан да тартынмады. Финанс пирамидалары хуҗаларына исә шул гына кирәк тә. Әле алай гына да түгел, “рубль” бәясе кинәт кенә төшә башлагач, берничә ел дәвамында тыны чыкмаган Мавродий да “уянды”. Халыкка “МММ” дип атала торган ярдәм чарасы турында смс-хәбәрләр килә башлады.
“МММ” - ярдәм итү кассасы, кризистан чыгуның бердәнбер юлы. Үзебезгә үзебез ярдәм итик. Аена 30 процентка кадәр табыш, теркәү узганда исә 20 доллардан 100 долларга кадәр акча бүләк итеп бирелә. Проектта 138 меңнән артык кеше катнаша, сайтыбыз исә бәхет хатлары белән шыплап тулган. Бүген син ярдәм итсәң, иртәгә сиңа ярдәм итәчәкләр!” - смстагы шушы юлларның беркатлы татарстанлыларның күңеленә сары май булып ятасын көт тә тор.
Шикле компанияләр ничек эшли?
Бу сүзләргә ышанырга ярамаганлыгы сүзсез дә аңлашыла кебек. Ләкин ышанучылар аз түгел. Әлеге төр оешмаларга мөрәҗәгать итәр алдыннан мең кат кына түгел, миллион кат уйлау таләп ителә, дип ассызыклый белгечләр. Финанс пирамидаларының төп билгеләрен исә укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
Беренчедән, шикле оешма сезгә банк кертеменнән югарырак булган табыш вәгъдә итә. Ләкин сез шуны төгәл белергә тиеш: бер генә оешма да сезгә Россиянең Үзәк банк ставкасыннан 2,5-3 тапкырга югарырак булган керем тәкъдим итә алмый. Икенчедән, җитди компания артына яшеренгән финанс пирамидалары сезгә керткән акчагызны алдан сөйләшенгән процентлар белән тулысынча кире кайтарырга вәгъдә итә. Бу исә шулай ук дөреслеккә туры килми, чөнки акча кайтару белән бары тик рәсми банклар гына шөгыльләнә ала. Ә алар Россия Үзәк банкы тарафыннан катгый контрольгә алынган.
Финанс пирамидасын ачыклауның иң җиңел юлы исә: кагыйдә буларак, алар ставка күләмен арттыру өчен дуслар һәм танышларыгызны да алып килергән чакыра. Әле алай гына да түгел, моның өчен акчалата бүләк тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә сездән семинар, уку яки башка төр хезмәт өчен акча түләвегезне үтенәләр икән, бу - әлеге оешмага ышанырга ярамый дигән сүз.
Компания турында тулы мәгълүмат белән танышып чыгу да сезне финанс пирамидасы тозагыннан саклап калырга мөмкин. Халыктан акча җыю белән шөгыльләнә торган оешмалар, кагыйдә буларак, яңа гына барлыкка килгән һәм Россиянең башка төбәгендә теркәлгән була. Компания турында мәгълүмат табу исә шактый катлаулы, аларның тиешле лицензияләре юк һәм алар сезгә кредитлы булмаган финанс оешмасы реестрына теркәлү турындагы документ күрсәтүдән баш тарта. Бу очракта әлеге компанияләрдән тиз арада “качу” ягын карагыз. Юкса, акчагыздан колак какканыгызны сизми дә калырсыз!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
14 апрельгә һава торышы фаразы
14 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез секундына 15-16 метр тизлектә искән көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Татарстанда #Эковесна2026 конкурсы старт ала
Ул экологик марафон форматында 1 апрельдән 24 майга кадәр узачак. Катнашучыларны тематик атналар, иҗади биремнәр һәм алты номинациядә җиңү өчен көрәшү мөмкинлеге көтә.
Баулыда «Зарница 2.0» муниципаль этабы узды
Баулы шәһәрендә «Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Ярышларда шәһәр һәм район мәктәп укучылары катнашты, алар команда биремнәрендә көч сынаштылар, җитезлек, интеллект һәм бердәмлек күрсәттеләр.
12
апрель, 2026 ел
13 апрельгә һава торышы фаразы
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз