ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе

21 май көнне сәгать 11:00 Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында праймериз – “Бердәм Россия” партиясенең шәһәр бүлегенә депутатлыкка керүче кандидатлар белән очрашу узачак.

19  майда  Гаилә көнендә  дөньяга килгән   ике сабыйны бала тудыру бүлегеннән озату тантаналы рәвештә узды.

18 май көнне кичен универсаль залда 7нче мәктәпнең сыйныфлары арасында узучы мәктәп спартакиадасының ахыргы этабы үтте.

1нче мәктәптә 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәп җыелышы узды.

Математика фәненнән белем сыйфатын тикшерү максаты белән 15 май көнне 10 сыйныф укучылары арасында тест үткәрелде.

18-19 май көнне баулы районында Баулының үзәк стадионында 2нче спорт мәктәбе базасында укучылар арасында “Хезмәткә һәм саклауга әзер” (ГТО) спорт комплексының Бөтенроссия Фестиваленең муниципаль этабы узды.

Сәнгать мәктәбе укытучысы Гатиятуллина Р.И. 2нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары белән “Сугыш чоры җырлары мәңгелек” темасына мәдәният университеты оештырды.
15 май көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, гаиләләр көненә багышланган “Күңелнең кече, олысы китап белән җылынсын” дип исемләнгән әдәби сабантуй үткәрелде.

Бүген “Николашкино” хуҗалыгында байтарлар, зоотехниклар һәм көтү җитештерү буенча технологлар арасында семинар-киңәшмә уздырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Митряшкин Иван Александрович Идел елгасы буенча 3 палублалы «Валерий Чкалов» теплоходында Мәскәүгәчә юл тотты. Елга сәяхәте Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган һәм ул 10 көн дәвам итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International