ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга

Баулы ГХАТ бүлегендә Идиятуллинар гаиләсенең “алтын” туй тантанасы теркәлде.

Бүген 5нче мәктпнең 8нче сыйныф укучылары укучылар йорты методисты Кәдрия Гиззәтуллина белән бергә урман-парк зонасында (вертолет мәйданы районында) оешкан чүплек белән көрәштеләр.

26-28 май көнне Мәскәү шәһәрендә «Здравница-2015» XV Бөтенроссия форумы узды. “Шифаханә-курортлар өлкәсендә иң яхшы инновацияле технологияләр” номинациясендә җиңгән өчен “Шәүлегән” (“Иволга”) шифаханәсе алтын медаль  белән бүләкләнде.

Онытылмас шәхесләребез исемлеген якташларыбыз Исергәп авылында туып-үскән бертуган Вахит һәм Миргазиян Юныслар да тулыландыра. Бүген Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Һич басылмас моң тибрәлә туган як  җилкәнендә” дип исемләнгән Миргазиян Юнысны искә алу кичәсе булып үтте.

26 май көнне Гаилә китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган Дублер көне оештырылды.

28 май көнне Октябрь Мәйданында җәен ике тапкыр үткәрелә торган “Фонтанда очрашу” чарасы узды.

27 май көнне Россиядә китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан 5нче мәктәп укучылары микрорайонда урнашкан китапханәгә ярдәм күрсәтергә ниятләделәр.

26 май көнне Гаилә укулары китапханәсендә 5нче мәктәпнең 3а сыйныф укучылары өчен уку ләззәте бәйрәме үткәрделәр.

Клуб активлары бу юлы табигать кочагында очраштылар һәм очрашуны язгы чәчәккә - тузганакка багышладылар.

12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көне җомгага туры килә. Нәтиҗәдә баулылар  12, 13, 14 июнь көннәре ял итә алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International