Баулы районында якташ язучыларны искә алдылар

2015 елның 29 мае, җомга

Татар әдәбиятының философы, сәясәтче һәм ялкынлы публицист Миргазиян Юнысны искә алырга Мәскәү шәһәреннән кызы Камилә Юнысова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь Равил Рахмани,  язучылар Айдар Хәлим, Гәрәй Рәхим, район җитәкчеләре, туганнары, авылдашлары һәм аның иҗатын үз итүчеләр килде. Мәктәпнең актлар залында башланган чара, бертуган Юнысовлар музеенда дәвам итте. Искә алу кичәсеннән соң,  чарада катнашучылар Юнысовлар күмелгән зиратка барып  чәчәк бәйләмнәре салдылар. Бу хакта тулырак сез Баулы телевидениесендә 2 нче июнь көнне хәбәрләр чыгарылышында карый алачаксыз.


Индира Сәйфуллина, bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International