Авыл хуҗалыгы хезмәтчесе, комбайнер-алдынгы Наил абый һәм укытучы, шагыйрь Хәмидә апа татулыкта һәм тигезлектә 50 ел яшиләр. Алар балалары өчен генә түгел, барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар. Парны котлар өчен башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Сиринә Морсалимова һ.б. килделәр.