ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин: "Быелның март аенда Татарстан Президенты вазыйфаларын үтәү срогы тәмамланды. Шул сәбәпле, Татарстанда Президентны турыдан-туры сайлаулар уздырылачак. Закон нигезендә, сайлау көне ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Сайлау сентябрьнең икенче якшәмбесендә, ягъни 13 нче сентябрьдә үткәреләчәк", - диде.
"Бу − федераль нормалар нигезендә уздырыла торган процедура", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.