6-нчы май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.
Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү Көне алдыннан 18 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
5-нче май көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Эльвира башлангыч сыйныф укучыларын фронтовик язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштырды.
Баулы районының “Хәнсевәр”, “Бәкер” һәм “Николашкино” хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре башланды. Алар арпа, солы кебек иртә культураларны чәчүгә тотындылар.
28-нче апрель көнне, Шалты авыл китапханәсендә “Тукайны укып үсәм” дигән әдәби сәгать уздырылды.
26-нчы апрель көнне, Кандыз авыл китапхәнәсе мөдире Насыбуллина Г. мәктәп укытучылары белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә”дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
28-нче апрель көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә 2-4-нче сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек язучысы Г.Тукайның туган көненә багышлап «Тукай дөньясына сәяхәт”дигән әдәби кичә уздырылды.
Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 17 сабый теркәлде:10-малай һәм 7 кыз.
Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!
Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына әйләнде. 28 апрель көнне Баулы ГХАТ бүлегендә регистрация алдыннан яшь парларны һәм аларның кунакларын кыскача Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе белән таныштырдылар.