Баулы районының “Хәнсевәр”, “Бәкер” һәм “Николашкино” хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре башланды. Алар арпа, солы кебек иртә культураларны чәчүгә тотындылар.
– Бүгенге көндә 4100 тонна орлыкны инкрустация үткәрергә тиеш идек, төрле сәбәпләр аркасында, аның 2500 тоннасы гына эшләнде, ди Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең консультанты Наил Гәлиуллин.
Бүген район хуҗалыкларында барлыгы 15 чәчү комплексы, 80 артык чәчкеч,150гә якын трактор чәчүгә әзер.