Җиңү Көне бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшырылды

2017 елның 6 мае, шимбә

Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү Көне алдыннан 18 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

ГХАТ бүлеге специалисты Альбина Әхмәтова Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе турында сөйләде, һәр паспорт алучыга Совет халкының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International