Баулының үзәк китапханәсендә Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби чара узды. Анда гимназиянең 8-10нчы сыйныфы укучылары катнашты.
28 –нче гыйнвар көнне, Шалты авыл китапханәсендә яшьләр өчен “ Тарих битләрен барлаганда” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде.
31 гыйнвар көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Анастасия һәм Илдар Шариповлар гаиләсендә бишенче булып тугансабый теркәлде.
27-нче январь көнне, Шалты авыл китапханәсендә Фәнис Яруллинга багышланган “ Тормыш һәм иҗат батырлыгы” дигән әңгәмә – викторина үткәрелде.
20-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә, “Саулык – зур байлык“ дип исемләнгән “Мирас “ клубының беренче утырышы үтте.
Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар.
Бүген тыл хезмәтчәне Фатыйма Фәтхулла кызы Мөхәммәтвәлиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
9-нчы гыйнвар көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә “Табышмаклар иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада 2-3 сыйныф укучылары катнашты.
2018 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган гаиләне теркәделәр.
Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде:13 малай һәм 13 кыз.