Баулылар 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә тиеш.
23 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, районда көнлек савым 39,6 тонна тәшкил итә.
Томбарлы авыл җирлеге республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бер миллион сумлык грантка ия булган.
Быелгы сезонда Баулы татар халык театры драматург Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасын сәхнәләштерде.
Кадерле абунәчеләр! “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең традицион акциясе старт алды! Төп бүләк – телевизорга бу юлы нәкъ менә сез ия булырга мөмкинсез!
20 октябрьдә пешекчеләр һәм кулинарлар һөнәри бәйрәмнәрен – Пешекче көнен – билгеләп үтте. “Хезмәткә дан” газетасы әлеге “аппетитлы” теманы читләтеп узмады, чөнки баулыларның тормышын тәмлерәк итүче әлеге һөнәр вәкилләре бездә аз түгел.
Бушлай түгәрәккә техника белән кызыксынучы 9 яшьлек һәм өлкәнрәк малайлар кабул ителә.
15 - нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, өлкән яшьтәге китап укчылары белән "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.
14 октябрь көнне Гаилә укулары китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» приютында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булдылар, анда «бала хокуклары һәм бурычлары»дигән хокукый уен үткәрделәр.
12 октябрь көнне Потапово -Тумбарлы авыл китапханәсендә " Табигатькә мәхәббәт – китап аша «дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.