Бүген тыл хезмәтчәне Миннегөл Сафиуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира Хөснуллина котлады.
Узбәкстан Парламентының закон чыгару палатасына вакытыннан алда сайлаулар алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгының Үзбәкстан Генераль консулы Фәриддин Насриев белән җылы очрашуы булды.
Кичә Баулыда яшәүче Мәдинә Садршагит кызы Абдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 14 декабрьдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
1993 елның 12 декабрендә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция - илебезнең төп законы, ә паспорт - Россия гражданинының төп документы.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
2019 елның 15 ноябреннән "РОСТЕЛЕКОМ" ГАҖ телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.
Томан төшүе көтелә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.