Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Юлларда чокырларны тигезләү сәбәпле, транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылды.
"Татнефть-УРС" ҖЧҖнең Баулы филиалының "Буровик" һәм "Диетическая" ашханәләре әзер ашамлыклар, камыр, кондитер әйберләре, ярымфабрикатлар (пилмән, манты, голубцы, вареникалар) һәм башка ризык китерүгә гаризалар кабул итә.
Бүген үзләренең юбилейларын тыл хезмәтчәннәре Шошева Елена Николаевна, Давлатбаева Миңнеасия Нургали кызы һәм Абдуллина Рәисә Җиһангир кызы билгеләп үтә.
Хәзерге вакытта Баулыда кайнар линия телефоннары эшли: 8 (85569) 5-12-04, 5-46-68. Алар буенча азык-төлеккә яки даруларга заказ бирергә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.
Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.
Гомуми изоляция чорында ялган белешмә куллану һәм чикләүләрне бозу өчен штрафлар яки оешма эшчәнлеген туктатып тору каралган, дип билгеләп үттеләр Татарстанның күзәтчелек ведомствосында.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Баулы шәһәрендә яшәүче бер ханымны социаль челтәрләрдә үзәк район хастаханәсендә короновируслы авыру ятуы турында ялган мәгълүмат тараткан өчен штрафка тарттылар.