Баулы юбилярлары котлаулар кабул итә

2020 елның 3 апреле, җомга

Бүген үзләренең юбилейларын тыл хезмәтчәннәре Шошева Елена Николаевна, Давлатбаева Миңнеасия Нургали кызы һәм Абдуллина Рәисә Җиһангир кызы билгеләп үтә. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен алар медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярларны үзенең Инстаграмдагы аккаунтында Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ветераннарга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткалары җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International