Баулылыны социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат тараткан өчен штрафка тарттылар

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче бер ханымны социаль челтәрләрдә үзәк район хастаханәсендә короновируслы авыру ятуы турында ялган мәгълүмат тараткан өчен штрафка тарттылар.

27 мартта «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәхси битендә ул Баулы хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлегендә короновирус йоктырган пациент булуын яза. Бу хәбәр чынбарлыкка туры килми. Фейк мәгълүмат социаль челтәр буенча таралды. Полицейскийлар хатын-кызны административ җаваплылыкка тартты. Шәһәр суды аны ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип тапты һәм 15 мең сумга штрафка тартты, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының район бүлеге матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International