ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

«Яңа ел белән, Баулы!» бәйгесендә 35 оешма, предприятие, учреждение катнашты. Ноябрь уртасында игълан ителгән конкурс декабрь ахырында тәмамланды.

Баулыда Яңа ел мәйданы территориясе беренче тапкыр AR өстәмә чынбарлык технологияләрен кулланып бизәлде.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил туры эфирда халыкның сорауларына җавап бирәчәк.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Баулы туган якны өйрәнү музеенда “Татар аргамагы” күргәзмәсе ачылды. Тантанага мәдәният эшлеклеләре, җирле рәссамнар һәм баулылар килде. Күргәзмәне “Алмакай” атлар утары һәм ТР Рәссамнар берлеге оештырды.

25 декабрьдә «Эхо Москвы в Казани» радиосында туры эфир узачак, аның кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары күчемсез милек объектларын «дача амнистиясе» буенча рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләячәк.

Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.

Баулыларны һәм шәһәр кунакларын Яңа елга багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар, ул 26 декабрьдә узачак.

Бәйрәмгә йөзләрчә кеше җыелды.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Баулы районы укучылары ике ай дәвамында 47 кг батарейкалар җыйган. Аларны “Гринта” төбәк операторы  Чиләбегә җибәрәчәк, анда батарейкалар эшкәртү буенча завод урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International