Баулыда видеокотлаулар бәйгесе җиңүчеләрен сайладылар

2020 елның 25 декабре, җомга

«Яңа ел белән, Баулы!» бәйгесендә 35 оешма, предприятие, учреждение катнашты. Ноябрь уртасында игълан ителгән конкурс декабрь ахырында тәмамланды.

Катнашучылар Яңа ел котлавы белән видеоролик әзерләргә тиеш иде. Конкурс “Мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы видеокотлау”, “Сәнәгать предприятиеләре арасында иң яхшы видеокотлау”, “Бюджет учреждениеләре арасында иң яхшы видеокотлау” номинацияләре буенча үткәрелде.

Комиссия әгъзалары беренчел йомгакларны ясадылар. Катнашучылар җибәргән барлык видеороликларны карап, эшләрне берничә критерий буенча бәяләделәр. Идеянең яңалыгы, оригинальлеге, эстетикасы, музыка, Татарстанның ике дәүләт телендә дә котлау булу исәпкә алынды. Ахыргы нәтиҗә халык фикерен исәпкә алып чыгарылачак. 

Конкурс нәтиҗәләре 28 декабрьдә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International