Баулыларны бәйрәм ярминкәсенә чакыралар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Баулыларны һәм шәһәр кунакларын Яңа елга багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар, ул 26 декабрьдә  Агросәнәгать паркында узачак. Башлану вакыты сәгать 7. Шулай ук бәйрәм концерты да оештырыла. 

Ярминкә урынына автовокзалдан бушлай автобуслар йөриячәк. 

Ярминкәдә Баулы районының һәм күрше төбәкләрнең якындагы торак пунктлары шәхси эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International