19 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Баулыда Май чабу (Масленица) атнасын күңелле тамаша белән тәмамладылар. Алда православие христианнарын Бөек пост көтә.
Сайлауларга бару – үз гражданлык позицияңне белдерү генә түгел, ә моны иң якыннарың, гаиләң белән бергә башкару да. Мәсәлән, 3 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеровны очраттык, ул тавыш бирергә тормыш иптәше һәм балалары белән килгән.
Бүген илебездә өч көнлек тавыш бирүнең беренче көне башланды, ул 15-17 март көннәрендә узачак. Иртәнге сәгать 8дә районда 36 сайлау участогы ачылды.
Баулы районы Иҗтимагый советы әгъзалары республиканың һөнәри белем бирү оешмалары ятагында яшәүче ятим балаларның торак-көнкүреш шартларын мониторинглауда катнаштылар.
15 март төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метр тизлектә искән көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
“Девон” боз сараенда 2011-2012 елгы егетләр арасында «Алтын шайба» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының республика этабының өч көнлек финал уеннары тәмамланды.
14 мартта Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Тәэмин итүче көне узачак. Эшмәкәрләр диалог форматында «ХАИР» ҖЧҖ (HAIER бренды), «ГОРЭЛТЕХ заводы» ҖЧҖ, «Казанькомпрессормаш» АҖ һәм «КАМАЗ» ААҖнең сатып алу процедуралары турында барысын да беләчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү» түләүсез хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган, 1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.