Ял көннәрен гаилә белән

2024 елның 17 мае, җомга

Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Баулы районының туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен 17.00 сәгатьтә ачачак. Барлык чаралар Гаилә елына багышлана. Тамашачылар игътибарына "Гаилә альбомыннан" фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Кадрия Шарованың шәхси күргәзмәсе ачылачак. Алга таба рәссам чарада катнашучылар өчен "Язгы чәчәк бәйләме" мастер-классын үткәрәчәк. Бу көнне музейда татар милли баш киеме калфак тегәргә һәм кәрзиннәр бәйләргә, «Гаилә кафесында» үлән чәе эчеп карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International