27,28 майларда төнлә -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-25 майда кичен, 26 майда төнлә һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектз искән көчле җил;
-иртән һәм көндез яшенле яңгыр.
25 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә искән көчле җил көтелә.
Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: түләүсез юридик ярдәм - сезнең законлы хокукыгыз.
24 майда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшүе көтелә. Һава температурасы 0..-5 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
«Нәфис» хәйрия фонды МХОда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары өчен ял оештыруга 346,5 мең сум акча җибәргән. 33 кеше өчен «Сосновый Бор» шифаханәсенә (Татарстанның Яшел Үзән районы) юлламалар сатып алынган, бәягә өч көнлек туклану белән яшәү керә.
25, 31 май һәм 1 июнь көннәрендә гаиләләр өчен чаралар уздырыла.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
23,24 майларда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -2..-3 градус салкын булуы көтелә.
Республика шәһәрләре һәм авыллары халкы QR-кодлар ярдәмендә почта бүлекчәләрендә заказ хатларын һәм посылкаларны өч тапкыр тизрәк ала һәм җибәрә алачак. Хәзер тапшыру 30 секундтан да артык вакытны алмаячак.
21 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә искән җил, боз явуы ихтимал.