ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның апреленнән августка кадәрге чорда Россия Почтасы Татарстанның 3 589 аз хәрәкәтчән кешесенә техник реабилитация чаралары (ТРЧ) китерде. Компания республиканың барлык торак пунктларын техник реабилитация чаралары белән тәэмин итә. Илтеп җиткерү Хезмәт министрлыгы һәм Социаль фондның инвалидлар өчен дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча Федераль проекты кысаларында уза. Агымдагы ел башыннан посылкаларны барлыгы 170 000 россияле алган.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! 28 сентябрь көнне Агросәнәгать паркында бәйрәм ярминкәсе узачак. Башлана 7: 00 сәгатьтә. 


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Девон» Боз сараенда Баулының Мактаулы гражданины, РФнең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре Гали Ганиев истәлегенә багышланган «Ганиев Кубогы» на ике көнлек хоккей турниры тәмамланды.

«Девон» боз сараенда «Ганиев Кубогы»на хоккей буенча икенче турнир узды. Ул Россия Федерациясенең атказанган нефтьчесе, Баулы шәһәренең Мактаулы гражданины Гали Газиз улы Ганиев истәлегенә багышланды.

«Трехгорка» чаңгы базасы территориясендә традицион «Милләтләр кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара чын спорт бәйрәменә әверелде.

Цифрлар Министрлыгы Россиянең аз санлы торак пунктларын: авылларны һәм станицаларны, поселок һәм хуторларны, кышлак һәм ауларны югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итәчәк

"ТР-ның радиотелевизион тапшыру үзәге" филиал объектында эшләр башкарылуы турында хәбәр итә

2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

2024 ел башыннан бирле республиканың озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешесенә пенсия билгеләнгән. Уртак билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдан пенсиягә чыгу өчен иминият стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар һәм стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар алырга мөмкин. 2024 елда озак вакытлы иминият стажы өчен вакытыннан алда пенсиягә 58 яшькә җиткән һәм 63 яшькә җиткән ир-атлар хокуклы.

Татарстанда 3 яше тулмаган 7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International