"Милләтләр кроссы" беренче мәртәбә 2004 елда уздырылды. Шул вакыттан алып йөгерү көне, катнашучыларны елдан-ел күбрәк җыеп һәм халыкның сәламәт яшәү рәвешенә игътибарын җәлеп итеп, традициягә әверелде.
Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов катнашты.
Стартка 400 дән артык кеше чыкты – укучылар, җитәкчеләр, предприятие хезмәткәрләре. Һәр яшь категориясе өчен тиешле дистанцияләр каралган иде.
Башта вип-йөгерү булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да катнашты.
"Кәефләр яхшы, – дип уртаклашты Илмира Илдусовна. – Бүген бездә зур спорт бәйрәме, йөгерү, спорт белән шөгыльләнү өчен һава торышы бик әйбәт. Барыгызны да Милләтләр кроссына чакырам. Үзең турында күбрәк кайгыртырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк".
Аннары мәктәп укучылары старт алды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.