«Ганиев Кубогы» өчен ике көн дәвамында Баулы, Зәй, Менделеевск, Габдрахман һәм Лениногорск шәһәрләреннән 2010-2011 елгы яшүсмерләр командалары көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында яшь спортчыларны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров сәламләде. Ул шулай ук боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗановка уңайлы автобус ачкычлары тапшырды.
Турнирны ачу тантанасында атказанган нефтьченең улы Булат Ганиев, шулай ук «Алойл» ширкәте генераль директоры Риф Вафин да катнашты. Риф Вәкил улы боз сараена кәшәкәләр алуга сертификат тапшырды.
Биредә үк боз сараенда тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенәләрен хоккейчыларга багышлау булды. Балалар тантаналы рәвештә хоккейга тугрылыклы булырга ант иттеләр. Кунаклар яшь спортчыларга мавыктыргыч, кызыклы уеннар теләделәр һәм кәшәкәләр тапшырдылар.