ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе


Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 16 сентябрьдән график буенча “Татгазэнерго” ЯАҖ филиалы сәламәтлек саклау, мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә җылы бирә башлаган.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты, баянчы-композитор Ганс Сәйфуллин иҗат концерты белән кабат  туган ягына – Баулыга кайтты.
Шәһәр башкарма комитеты хәбәр итүенчә, агымдагы елда биредә яңа асфальт салу планлаштырылган булган. Эшләрнең гомуми бәясе – 5 миллион сумнан артыграк. Ике-өч көн дәвамында “Нур” ЧҖҖ (Октябрьский шәһәре) юлчылары ком, вак таш җәйделәр, шушы көннәрдә юлны асфальтлауга керешәчәкләр. Урамның озынлыгы – 1 километрга якын. Әлеге ремонтны биредә яшәүчеләр озак көткән булган инде.
Күптән түгел шәһәр эчендә йөрүче маршрут автобуслары пассажирларга махсус мәйданчыкта хезмәт күрсәтә башладылар.

Безнең районда әлегә ОРВИ буенча тотрыклылык саклана.

Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары буенча, сентябрьнең беренче атнасында кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручы 78 кеше теркәлгән, икенче атнада – нибары 29. Авыручыларның күпчелеген 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә.

 




17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
21 сентябрьдә Баулыда автовокзал алды мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алачак.

14
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Шәһәребезнең Калинин урамында Бибихабибә әби яши торган йорт ире исән вакытта ук төзелгән булса да, үзенең элеккеге матурлыгын югалтмаган. Аның ишегалды төрле-төсле чәчәкләр белән тулы, бөтен җирдә искиткеч тәртип хөкем сөрә. Йорт ишегалдында һәм өйдә чисталыкны сакларга кызы, бертуганының кызы, оныклары ярдәм итә, бәхеткә, каршы аның туганнары күп.
“2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” республика максатчан программасы буенча Баулы районында төзелгән өченче фельдшер-акушерлык пункты Шәмәй авылында эшли башлады.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Баулы кызы Казанда узган өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” турнирында беренче урын алды.

29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Баулыда яшәүче Римма һәм Равил Шәфигуллиннар 2 яшьлек кызлары Раянага энекәш алып кайтырга карар кылганнар, Ходай аларга берне генә түгел, берьюлы өч малай бүләк иткән. Балаларны яклау көне алдыннан без әлеге гаилә турында сөйләргә булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International