“Гаилә тормышы нигезләре” темасана багышланган дәресне ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова һәм 4 нче санлы мәктәп укытучысы А.Мухаррамова алып барды. 10 сыйныф укучылары белән очрашуда никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды, балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив белән танышты.
4 ноябрьдә, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе Көне.
Әлеге көннәр бәйрәм һәм ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Шәһәребезнең “Гали” мәчетенә корбан мәҗлесенә йөзгә якын кеше җыелды.