25 октябрь көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә "Көзге матур бер көндә" дип исемләнгән чара узды.

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Китапханәдә бу темага күргәзмә ясалды. "Миләүшә"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Руфина Файзуллина белән, китап укучыларга үзләренең "көзге бал" бәйрәменә әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Аларның матур җырлары, биюләре бәйрәмне тагы да бизәде. Чарага һәркем үзенең "көз күчтәнәче" белән килгән иде. Күчтәнәчләрдән авыз итеп, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Һәрбер алып килгән әйбер турында фикер алышу булды, нәрсәдән, ничек әзерләнгән,нинди витаминнарга бай, һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International