Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге аның шәхесен раслау белән шөгыльләнә. Аңа 30-40 яшьләр чамасы, уртача гәүдәле, кыска, кара чәчле, маңгаенда зур булмаган пеләшле урыннары бар. Тәнендә татуировкалар юк. Эченең сул ягында 7 сантиметр чамасында операция җөе бар. Киемнәре – куе зәңгәр төстәге плавки, кара носкилар. Үлеменнән табылганга кадәр кимендә биш тәүлек чамасы вакыт узган.
Әлеге факт буенча нинди дә булса мәгълүматларга ия булган кешеләрнең 02 яисә 5-45-28 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.