Грант акчасына Баулыдагы бассейнны төзекләндерделәр

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Җәмгыять үзенең “Коену-сәламәтлек нигезе” проекты белән “РИТЭК” җәмгыяте һәм Татарстандагы “Лукойл” иганәчелек фондының грантын отты. Әлеге акчага бассейн территориясендә  ял итү өчен беседка, зонтиклар, өсне алыштыру өчен кабинкалар, балалар өчен карусель, чүп өчен контейнер һәм чүп савытлары урнаштырылды. Шулай ук туалет төзелгән һәм искесе урынына урнаштырылган. Пляжга өч машина елга комы кертелгән, утыргычларга ремонт ясалган.

Грант акчасына шулай ук җәмгыятнең 25 әгъзасы Соль-Илецкида ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып кайткан.

 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International