ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.  Киңшмә эшендә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин да  катнашты.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 февральдә  Мамадышта   Бөтенроссия  «SunnyФЕСТ» креатив  чаналар   фестивале узачак, анда  50дән артык  команда  катнашачак.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Авылда  яшәүче  аналарга бирелүче  федераль һәм  республика  социаль ярдәм  чаралары  Татарстанда  2019 ел  йомгаклары  буенча  беренче  балалар тууны саклап калырга  һәм  гаиләдә  өченче  балалар туу күрсәткеченең артуына    ярдәм  итте.    

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

14 гыйнварда     Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.

2019 елда  республика  бюджетыннан   коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек  ширкәтләрнең  эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп  бирелде.  


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы аграрийлар  игътибарына  шуны  җиткерә,   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  күрсәтмәсе нигезендә     Татарстанга  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүгә бәйле  үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә  иминләштергән авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен   гадәттән тыш  хәлләр нәтиҗәсендә  китерелгән  зыянны    компенсацияләүгә     120 млн сум  акча  җибәреләчәк.    Шулай  итеп,  федераль бюджеттан    компенсацияне  бары  тик  чәчүлекләрне  иминләштершән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  алачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International