Авылда яшәүче аналарга бирелүче федераль һәм республика социаль ярдәм чаралары Татарстанда 2019 ел йомгаклары буенча беренче балалар тууны саклап калырга һәм гаиләдә өченче балалар туу күрсәткеченең артуына ярдәм итте. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнашты.
Коллегиядә, гаиләдә беренче балаларның тууы 39% дәрәҗәсендә сакланып калды, ә өченче һәм аннан соңгы балаларның туу күрсәткече 2018 елдагы 19,6%тан 21,6%ка кадәр күтәрелде, дип әйттеләр.
«Беренче балаларның тууын саклап калу һәм өченче балаларның артуы — балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын, шул исәптән „Балалар тугач гаиләгә финанс ярдәме” федераль проекты кысаларында, гамәлгә ашыру һәм авылда яшәүче аналарга республика бюджетыннан түләүләрне кертү нәтиҗәсе», — диде Эльмира Зарипова.
2019 елда авылда яшәүче 2487 хатын-кыз республика бюджетыннан бер мәртәбәле түләүләр алдылар. Бу түләүләрне 25 яшькә кадәрге аналар беренче балалары тугач алды, шулай ук 29 яшькә кадәрге аналар - өченче балалары тугач. 2018 елдан беренче балалары туган яисә уллыкка беренче бала алган гаиләләргә айлык федераль түләү кертелде, мондый түләү җан башына керем хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләргә бала яшь ярымга җиткәнче бирелде. Республикада мондый түләүне алучылар саны 2018 елдан башлап 13780 кеше булды.
2020 елдан башлап программа шартлары үзгәрде, нәтиҗәдә, түләүләр алучылар саны артачак. Хәзер 9 мең 373 сум күләмендәге түләү керемнәре хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән 2 тапкырдан артыграк булмаган (өч кешелек гаиләгә керем 60 мең 510 сум) гаиләләргә бала өч яшькә җиткәнче биреләчәк. Авылда яшәүче гаиләләр дә бу түләүне алачаклар.