Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әсәрләре буенча "Сөйкемле Шүрәле" - "Обаятельный Шурале" XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы оештыра.
Конкурс Россия Федерациясенең "Икътисадый үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасының "Туризм" ярдәмче программасы кысаларында туристлык хезмәтләре күләмен, туристлык тармагы хезмәткәрләре санын арттыруга, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында үткәрелә.