Конкурс Россия Федерациясенең "Икътисадый үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасының "Туризм" ярдәмче программасы кысаларында туристлык хезмәтләре күләмен, туристлык тармагы хезмәткәрләре санын арттыруга, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында үткәрелә.
Конкурста гаризалар тапшырган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр генә катнаша ала.
Конкурста катнашу кагыйдәләре, шулай ук башка кирәкле мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.garant.ru/products/ipo/prime/doc/73129382 к
Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетыннан элемтә өчен җаваплы зат: Софьина Анастасия Валерьевна (тел. (843) 222-90-40, e-mail: Anastasia.Sofina@tatar.ru.