Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әсәрләре буенча "Сөйкемле Шүрәле" - "Обаятельный Шурале" XI Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы оештыра.
Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә: «Чигү», «Туку», «Челтәр үрү», «Тирене сәнгатьле эшкәртү» һәм башкалар.
Конкурста 1-11 сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары һәм Россиянең мәдәни-ял учреждениеләре балалар һәвәскәр берләшмәләре катнашучылары катнаша ала.