Иртәгәдән башлап милекче рөхсәтеннән башка, милеккә хокук күчүне теркәүгә документларны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкин түгел.
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Росреестрга электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә хокукны күчерү яки аны туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде.