Россиядә күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәргәндә электрон имза куллану тәртибе үзгәрде

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Иртәгәдән башлап милекче рөхсәтеннән башка, милеккә хокук күчүне теркәүгә документларны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкин түгел.

Иртәгәдән күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәргәндә квалификацияле көчәйтелгән электрон имза (ЭП) куллану тәртибен җайга салучы закон үз көченә керә. Яңа кагыйдәләр мондый килешүләр күчемсез милек хуҗасының бары тик язма ризалыгы белән генә мөмкин булуын билгели.

13 августтан гражданнар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН), электрон имза белән раслап, үз милкендә булган күчемсез милеккә хокук күчүне теркәү турында язма кертә алачак. Мондый язма булмаса, килешүне дистанцион рәвештә үткәрү мөмкин түгел.

Закон пунктларының берсе бераз соңрак үз көченә керә: рәсми басылып чыкканнан соң 90 көн узгач. Ул электрон документлар нигезендә милек хокукын теркәү мөмкинлеге турында бердәм дәүләт реестрына элегрәк кертелгән язманы түләү тәртибен регламентлый.

 

Белешмә:

Татарстанлылар электрон имзаны шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында сатып ала алалар.

Алу тәртибе: 1. uc.kadastr.ru сайтында теркәлергә, документлар образларын җибәрергә 2. Тәкъдим ителгән теләсә нинди ысул белән түләү кертергә 3. Казан ш., В. Кулагин ур., 1 нче йорт адресы буенча ТР буенча Кадастр палатасының кабул итү пунктында шәхесне расларга. 4. Үзегез сайлаган ысул белән сертификатны алырга.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International