Баулының “Ак калфагы” матур планнар кора

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Райондагы иң актив җәмәгать оешмаларының берсе булган "Ак калфак"ның елга нәтиҗә ясау буенча чарасы да гадәти булмаган форматта үтте. Чөнки ул үзенә райондагы иң актив, иҗади, уңган һәм булган татар хатын-кызларын туплый.

Гадәттәгечә, очрашуга ханымнар милли киемнәрдән килгәннәр. Күлмәк, калфакларның күбесе аларның үз куллары белән тегелгән Һәм чигелгән. Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе дә барлыкка килде: очрашуга килүчеләрнең һәрберсе махсус тезелгән өстәлләргә үз куллары белән ясалган кул эшләрен тезделәр. Алар арасында милли бизәкләр төшерелгән татар костюмы элементлары, аксессуарларга аерым урын бирелгән. Оешма әгъзалары аларны ясарга махсус мастер-классларда катнашып өйрәнгәннәр.

Башта "Ак калфак" оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Румия Шәфыйкова чыгыш ясап, узган елга нәтиҗә ясады. Оешма, яхшы эше өчен, үткән елда район һәм республика күләмендә өч тапкыр бүләкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Рәзинә Шараева да чыгыш ясап, оешманың эшенә яхшы бәя бирде.

Очрашу "Ак калфак" ханымнары әзерләп килгән милли ризыклар тезелгән чәй табыны янында дәвам итте. Шунда быел үткәрәсе чаралар турында фикер алыштылар. Аларның иң беренчесе 8 Март алдыннан үтәчәк сөлге күргәзмә-конкурсы.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International