Театр бәйгесе

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

28 нче октябрь көнне, Баулы шәһәренең 3 - нче санлы мәктәбендә ,күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына - 129 һәм татар театрына-110 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында театр бәйгесе булып узды.

Томбарлы авылы китапханәсендә эшләп килүче, ”Әкият дөньясында” клубына йөрүче 6-нчы сыйныф укучылары бәйгедә катнашып , К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” комедиясеннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм 3 - нче урынга лаек булдылар.

 

Бавлинская ЦБС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International