“Сезнең тормыш заяга үтмәгән”

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

29 сентябрь көнне, беренче  санлы шәһәр китапханәсендә  Халыкара өлкәннәр көненә багышланган  “Сезнең тормыш заяга үтмәгән”  исемле әдәби – музыкаль кичә  үздырылды. Кичәгә кунакка  шәһәр китапханәләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран китапханәчеләр, ”Здравушка” клубы әгъзәләре , мәктәп ветераннары, һәм китап укучы өлкәннәр чакырылды. 

Кичәне алып бардылар китапхәнәбезнең эшчеләре Гүзәл Вәлитова һәм Сәльвә Гәбдуллина. Бәйрәм кичәсе ике телдә уздырылды. 

Өлкәннәребезне котларга,  районыбызның Муса Җәлил исемендәге мәданият йортында эшләүче артистлар да чакырылды, баянчы һәм солист Зайтун  Муллаянов, жырчылар Татьяна Иванова, Гузәл Миргаязова, Раиль Низамов, һәм “Умырзая” фолклор жыр ансамбле бәйрәм кичәбезне жылытып жибәрделәр.

Кичә барышында бик күп җылы сүзләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре  яңгырады.  "Күнел шатлык белән тулган" дип  исемләнгән китап һәм “Ах эта осень золотая” дип исемләнгән, бакча җимешләре  күргәзмәсе оештырылды.

Кичәнең азагында кунакларыбыз, тәмле пешерелгән камыр ризыклары һәм чай белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International