Бу минутларда район авылларында да сайлау тулы көченә бара. Мәсәлән, Томбарлы авыл җирлегендә барлык халыкның 52 проценты тавыш биргән.
Урта буын, өлкәннәр аеруча актив, дип хәбәр иттеләр “Хезмәткә дан” газетасына Татар Томбарлы сайлау участогыннан. Халыкның иң күп килүе сәгать ун белән унике арасына туры килгән. Биредә дә тәүге тапкыр сайлаучыларны һәм иң беренче килүчеләрне бүләксез калдырмаганнар. Аларга чәйләр һәм истәлеккә блокнотлар белән ручкалар тапшырганнар.
Хэзмэткэ дан