Баулыда кыр хезмәтчәннәрен бүләкләү дәвам итә

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин уракта эшләүче авыл хезмәтчәннәре белән аралашты.

Комбайнчыларның һәм машина йөртүчеләрнең хезмәтләрен стимуллаштыру максатыннан, район җитәкчелеге аларга кызыксындыру чаралары кертергә булды. Узган атнаның кыр батырларына бүген акчалата премияләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Рамил Гатиятуллин  “Дон-1500” маркалы комбайннарда эшләүчеләр арасында  өченче урынга ия булган “Кызылъяр” җәмгыяте  комбайнчысы Алмаз Сөнгатуллинга һәм “Нива-Енисей” комбайннарында эшләүчеләр арасында икенче урынга ия булган Алик Никулинга (“Мөхәмәтшина” крестьян-фермерлык хуҗалыгы) лаеклы бүләкләрен тапшырды.

– Шундый эсседә тәүлек әйләнәсе тир түккән фидакарьләрнең аз гына булса да кәефләрен күтәрәсе килә. Кызганыч, безнең район буенча уңыш түбән, әмма булганын чәчми-түкми җыеп алырга кирәк. Кыр хезмәтчәннәренә зур рәхмәт, – диде җирле журналистларга интервью биргәндә район башлыгы Рамил Гатиятуллин.

Урып-җыю кампаниясендә эшләүчеләргә көч һәм дәрт бирү өчен, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары игенчеләрнең ял минутларын матур җырлар белән бизәделәр.

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International