Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр

2016 елның 17 апреле, якшәмбе

Баулының 7-нче санлы мәктәбендә шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган чара узды.

Габдулла Тукай әсәрләре аша туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү  максатыннан  сыйныфлар  арасында  Габдулла Тукай  әсәрләрен  сәхнәләштерү  буенча  бәйге  оештырылды.  Бәйгедә  татар  төркемнәре  белән  беррәттән  рус  төркемнәрендә  укучылар да  катнашты.  Укучылар  шагыйрьнең “Су  анасы”,  “Шүрәле”,  Таз”,  “Кызыклы  шәкерт”,   “Эш  беткәч  уйнарга  ярый”,  “Ел  фасыллары”  исемле  әсәрләрен  сәхнәләштерделәр.  

 

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International