Баулыда Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсе үтте

2016 елның 17 апреле, якшәмбе

Китапханәдә Рәшит Әхмәтҗановның иҗатына битараф булмаган якташлары, туганнары җыелды. Шагыйрьнең туганнан туган сеңлесе Нәфисә Мифтахова һәм туганнан туган энесе Сәгыйт Әхмәтҗанов үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Кичәдә әдипнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел тулу уңаеннан 15 апрельдә Казанда, ә 16 апрель көнне аның туган авылы Татар Кандызында искә алу кичәләре үткәрү планлаштырылган.

bavly-tat.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International