Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды

2016 елның 17 апреле, якшәмбе

Бу атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды.

Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәле кунакларга республика йөзен милли бәйрәм аша күрсәтергә тели.

"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы 25-28 майда Казанда уза. Анда дөньяның бөтен почмагыннан 200дән артык делегат катнашуы көтелә.

Чыганак: www.tulachi.ru

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International