.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы  һәм иҗаты белән  таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Укучылар үзләре дә  өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр. Һәр командадан берәр укучы, күзләрен,  бәйләп  “Карак  песи” , “Куян”, “Кызыл  ромашка”  рәсемнәрен  ясадылар.

Укучылар шулай  ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына  багышланган  “Халкыбыз каһарманы” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе  белән  таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында яңа кайткан  китаплар  белән  таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International