“Моңнарымны алам тормыштан”

2016 елның 12 феврале, җомга

Китапханәче тамашачыларны шагыйрәнең тәрҗемаи хәле белән таныштырды, иҗатына күзәтү ясады. Тамашачылар “Кояш нуры тамган шигырьләр” исемле китап күргәзмәсе аша шагыйрәнең китаплары белән таныштылар. Балалар өчен язган шигырьләрен башлангыч сыйныф укучылары сөйләп ишеттерделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән танылган композиторларыбызның җырларын башкардылар. Кичә дәвамында Ш.Җиһангированың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган электрон презентациясе күрсәтелде. Шагыйрәнең үзе башкаруында әнисенә багышланган чыгышын тыңладык. Электрон язманы лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Римма Ильдусовна Нәгыймова тапшырды.

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International