– Үзе исән булса, бүген аңа 78 яшь тулыр иде. Фәнис ага Яруллин минут саен ихтыяр көче, рух ныклыгы сорый торган тормыш белән яшәде. Тыңларга теләмәгән кулларына каләм алып язу аның өчен энә белән кое казудан да авыррак була. Халкыбызның каһарманы ул. Үзенең иҗаты белән безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтте, – диде ул.
Һәйкәл янына җыелганнарның һәркайсы диярлек татар шагыйре белән таныш булган, аның иҗатына мөкиббән киткән кешеләр. Шуңа да биредә Фәнис Яруллин белән бәйле истәлекләр яңартылды.
– Мин “Алтынчәч” балалар бакчасында татар телен укыттым, – дип сөйләде Венера Гәпсәләмова. – Ул безгә кунакка еш килә иде. Безнең балалар бакчасында тәрбия алган балалар Фәнис Яруллиның тормыш юлын, күп санлы шигырьләрен, әкиятләрен, хикәяләрен белеп үстеләр. Миңа калса, хәзер дә онытмыйлардыр.
Чарада талант иясенең шигырьләрен яңгыраттылар. Ә соңыннан һәйкәл алдына кызыл кәнәферләр салынды.