Баулыда баш казый белән очрашу үткәрелде

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Җәлил хәзрәт Фазлыевның  дөньяви, кызыклы һәм һәркемгә аңлаешлы  вәгазьләрен тыңларга якын-тирә авыллардан да мөселман кардәшләр җыелды.

- Аллаһ гүзәллекне сөя, ә һәр яхшы сүз, гамәл- яхшы сәдака. Матур эшләр башкар, матур сөйлә, яки бөтенләй дәшмә, - дигән пәйгамбәребез дә. Кеше турында яхшы сөйләсәк , ул яхшы булыр. Бер-беребезнең уңай якларын гына күреп яшәргә кирәк, - диеп башлады ул үзенең сүзен.

Вәгазь тыңларга килүчеләр үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларын бирделәр. Бу хакта сез тулырак  8нче февраль көнне “Тормыш вә әдәп” тапшыруында карый алачаксыз һәм “Хезмәткә дан” газетасының алдагы саннарында укып белә алачаксыз. 

 

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International